1. Наша жизнь
  2. Новости
  3. 21 марта - Навруз байрам

21 марта - Навруз байрам

Март 21, 2023 Просмотров: 7
Көн әйтәдер-мин озын! 
Төн әйтәдер-мин озын! 
Күктә кояш көлеп тора- 
Икебез дә бер бүген! 
Көн-кояшка авыша, 
Төн авыша-аена. 
Көн дә,төн дә әйтә:”Әйе, 
Икебез дә бер бүген.” 
Көн белән төн тигезләшкән, 
Яз килеп җиткән икән. 
Яз килеп җиткән дә икән, 
Һәм хәбәр иткән икән: 
Бәрәкәтле булсын язлар, 
Нәүрүз мөбарәкбад!
Нәүрүз - язгы бәйрәм. 
Бүген Күгәрчен авыл мәдәният учагының "Ак калфак" ансамбле белән берлектә Кугэрчен СМФК халкыбызның йолаларын, гореф - гадәтләрен белеп үссеннәр дигән ният белән " Ләйсән" балалар бакчасында "Хуш киләсең Нәүрүз" дигән бәйрәм үткәрделэр. 
Милли бәйрәмнәр киләчәктә дә онытылмасын балаларыбыз татар телен, милли бәйрәмнәрне белеп үссеннәр.